Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җиләктән мул уңыш алыйм дисәң

​​​​​​​Дөресен әйтим, җиләкне инде 10 еллап үстерәм, әмма узган елга кадәр аннан юньле-рәтле уңыш ала алганым булмады.

Былтыр бер танышым белән очраклы гына сүзебез менә шул җиләк үстерүгә кереп китте. Минем зар-моңны тыңлап торды да, ул шундый киңәш бирде:

–Берәр шешә аптека дегете, марганцовка, пихта мае, 1 литр кычыткан суын, 10 грамм бор кислотасын 40 литрлы тәпәндә болгатам. Аннары бер стакан шул катнашманы 10 литр суда болгатып, җиләкләргә сибәм. Бу ашламадан соң алар күпереп, матураеп китә, чыгып катып калган авыру чәчәкләр көчәя, җиләкләре эре, чирсез була. Ел да әйбәт уңыш алам.

Танышымның бу киңәше бик шәп булып чыкты. Узган ел җиләк түтәлем күкрәп утырды, уңышыннан да канәгать. Алай гына түгел, мин бу катнашманы роза гөленә, карлыганга, алма агачларына да сиптем. Бер корткыч та менмәде үзләренә. Сез дә шулай итеп карагыз әле. Файдасы булмый калмас.

Рәсимә Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев