Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Әгерҗе хуҗабикәләреннән гөмбә тозлау рецептлары

Бәрәңге кыздырганда әлеге гөмбәләрне кушсаң, телеңне йотарлык була.

Минҗиан Гарифуллинадан гөмбә тозлау рецепты: Ак гөмбәләрне юып, тозсыз суда пешерәбез. 15 минут кайнатканнан соң салкын суда ике тапкыр юабыз, берәр аш кашыгы тоз, аш серкәсе салып болгатабыз да бер тәүлеккә калдырабыз. Тондырылган 3 литр салкын суга 1 кап тозның дүрттән бер өлешен (250 грамм чамасы), 3 аш кашыгы уксус салабыз. Әлеге тозлыкны 3 литрлы өч банкага бүләбез. Тозлык өстен әгөмбә тутырабыз. Иң өскә берничә чия яфрагы куеп, алар өстенә бераз тоз сибәбез. Банкаларны капрон капкач белән ябам. Әмма капкач астына полиэтилен куям. Ул һава кертми.

Рәсилә Гарипова гөмбәне кышкылыкка саклау серләре белән уртаклаша: Ак гөмбәләрне югач, тоз салмыйча гына кайнатырга куябыз. 3-4 минут кайнатканнан соң, суын түгеп, салкын су белән юабыз. Шуңа су һәм тоз салып, янә 5 минут кайнатып алабыз. Гөмбәләрне салкын суда юып саркыткач, целлофан пакетка салып, туңдыргычка куябыз. Бәрәңге кыздырганда әлеге гөмбәләрне кушсаң, телеңне йотарлык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев