Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Әче әрем тискәре энергиядән арындыра

Начар йокы, борчылу, курку хисен тойсагыз борынгыдан килгән гади йолаларны кулланып карагыз.

Әгәр өйдә вакытта үзегезне начар хис итсәгез, сәбәпсез дә борчылсагыз, күңелегезне курку хисе биләп алса, гаиләгездә юктан да тавыш чыкса яисә төнлә начар йокласагыз, түбәндәге ысуллар ярдәмендә өегезне начар энергиядән чистартыгыз.

* Өйне явыз кешеләрдән, бозым һәм күз тиюдән саклау өчен әрем бәйләмен ишек өстенә элергә кирәк. Болай эшләгән вакытта әрем сезне көнче кешеләрдән дә, тыштан керергә мәмкин булган төрле начар уйлардан да саклап торыр.

* Берничә ботак кипкән әче әремне ваклагыз да, тимер табага салып, пыскытып яндырып җибәрегез. Табаны алып, төтенләп торган әрем белән бүлмәнең һәр почмагын әйләнеп чыгыгыз. Әрем төтене йорттан бөтен начар энергияне куып чыгарсын өчен почмак саен: "Яман күзләрдән, яман сүзләрдән, яман эшләрдән", дип кабатлап әйтсәгез дә була.

* Әремнең магик тәэсире озаккарак барсын дисәгез, өйгә әремнән ясаган букет бәйләме ясап куегыз. Әрем бәйләме хәтта кипкәннән соң да уңай энергия тататырга сәләтле.

*Тискәре энергетикалы кеше белән аралашканнан соң, әрем төнәтмәсе ясап ванна керү файдалы булыр. Ул чакта тәнегез генә түгел, күңелегез, җаныгыз да чистарып, җиңеләеп китәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев