Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чатыр Тауда җиләк җыярга ярыймы?

Дәүләт табигать заказнигы булган Чатыр Таудыа Кызыл Китапка кертелмәгән дару үләннәрен, җиләк, гөмбә ишене җыю рөхсәт ителә.

Әмма гомуми куллануда булмаган урында автомашиналар, башка транспорт белән керү катгый тыела. Кайсыдыр юньсезләре аның шлагбаумын алып куйган. Мондый гамәлләр кылган һәм дәүләт тыюлыгы булган заказникны саклау режимын, таләпләрен бозучыларга саллы гына штраф җәзасы каралган:

–гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр;

–җаваплы затларга – 15 меңнән 20 мең сумга кадәр;

–юридик затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Җиләк җыярга машина белән баручылар, аларны бары тик кую рөхсәт ителгән урында гына калдырырга тиеш. Чатыр Тавыбызны күз карасыдай саклыйк, ул безнең горурлыгыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев