Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бүлмә гөлләре шаулап үссен өчен Азнакай хуҗабикәләренә 7 ысул

Барлык үсемлекләргә дә үсәр өчен җылылык һәм су кирәк.

һәр үсемлек өчен суны индивидуаль сибәргә. Шулай ук бүлмә гөлләрен һәрдаим тукландырып тору сорала.
Шикәр - үсемлекләрне тукландыруның табигый ысулларының берсе. Шикәр глюкоза һәм фруктозага таркала. Глюкоза үсемлекләрнең энергия чыганагы санала. Гөлләргә сибәр өчен 1 аш кашыгы шикәр комын 0,5 литр суда эретергә яисә шикәрне гөл төбенә салып, су сибәргә.
Чәчәк ата торган үсемлекләргә кастор мае бик килешәчәк. 1 чәй кашыгы майны 1 литр суга салып бутарга. Бу катнашмадан гөлләр тиз үсә, авырмый һәм күп чәчәк ата.
Агач көлен флористлар авырулардан профилактика чарасы буларак кулланырга киңәш итә. Көлне 1 чиләк суга 100-150 гр чамасы салып бутыйлар һәм шуны сибәләр. Андый суны айга бер генә сибәргә кирәк.
Анар яисә цитруслы үсемлекләрнең кабыгы да бүлмә гөлләрен яхшы тукландыра. Кабыкларны суга салып, чәчәкле өй тәүлек тотабыз һәм шул суны гөлләргә сибәбез.
Аена бер тапкыр суга аспирин салып сипсәгез, өйдәге үсемлекләрегез авырмас. Моның өчен 1 литр суга 0,5 таблетка җитә. Аспирин «эчкән» гөлләрнең яфраклары куе яшел була, алар тиз үсә.
Алоэ согы да табигый тукландыру чарасы. Ул гөлләргә ныклы булып үсәргә ярдәм итә. 0,5 литр суга 1 чәй кашыгы алоэ согы кушып сибәргә.
Сөтле суның гөлләргә файдасы (1 литр суга 1 чәй кашыгы исәбеннән ясала) хакында ишеткәнегез бардыр. Сөт салынган суны сибәргә генә түгел, яфракларны да сөртергә (1:10 исәбеннән ясала) мөмкин. Моны атнага бер 1 мәртәбә эшлиләр.

Киңәшләребез файдалы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев