Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Безнең сәламәтлегебез суның сыйфатына турыдан-туры бәйле

Әңгәмәдәш – Лиза Нурлыева

Рамиль Шакиров: “Нинди су эчсәк- сәламәтлегебез дә шундый”

Районыбызда үз эшен булдырып, шактый еллар инде икътисад базарында үз урынын ныклы тоткан эшмәкәрләребез бар. Шуларның берсе – Рамиль Шакиров. Сәүдәгәрлек белән генә түгел, ә үз товарын җитештерү белән дә шөгыльләнә. Әле бу араларда яңа идея белән янып, аны тормышка ашырып йөрүләре икән. Әңгәмәбез дә менә шул хакта.

–Рамиль Әсләмович, шәһәр урамнарында галәмәт олы шешәне хәтерләткән савытлар күренә башлады. Аларның пәйда булуы Сезгә бәйле, дип ишеттек, нинди максаттан куелдылар?

–Әйе, тагын да тәгаенләсәк, мондый савытлар ”Караван”, вокзал янәшәсендәге “Чатыр-Тау” сәүдә үзәкләре, Тукай микрорайонына барганда уң якта калучы “Салон плитки” кибете каршында урнаштырылды. Алар – эчә торган су автоматлары.

–Шәһәрдә суга кытлык юк шикелле. Краннарыбыздан килгән су халыкны канәгатьләндерә кебек. Аннары, чишмә суына йөрүчеләр дә күп...

–Килешәм, шәһәр халкы кулланган су тәмсез түгел, әмма югары дәрәҗәдә каты. Чишмә суларының да сыйфаты шикләндерә, ни дисәң дә, ачык һавада агып яткан суга ниндиләре генә килеп кушылмый да, кар, яңгыр сулары да өстәлми калмый. Табиблар каты су кеше организмында ташлар утыруга китерә, диләр. Үземнең таныш-белешләр арасында да я бөерендә, я үт куыгында таш булып, операция ясатучылар күп. Хәер, комның үземдә дә барлыгы ачыкланды. Менә шуннан, ягъни сәламәтлегебезнең суга бик нык бәйлелегеннән чыгып, бу теманы өйрәнеп, бөтен яклап нәтиҗә ясап, халыкка артезиан суының йомшартылганын тәкъдим итәргә булдык.

–Менә шушы йомшарту процессына киңрәк тукталмассызмы, аның нечкәлекләрен без дә белик?

–Эшкәртү өчен артезиан суын Урсай-Ключтан алабыз. Махсус бинада фильтрлар куелган. Су шунда әүвәл зарарсызландырыла, бер кат йомшартыла. Әлмәт санэпидемстанция белгечләре тарафыннан тикшерү үткәрелеп, баштагы мәлдә катылылыгы 6 нчы дәрәҗәдә булган суның, эшкәртү үткәргәннән соң 1 нче дәрәҗәгә төшүе расланды. Белгечләр эчә торган суның катылык нормасы 3 нче дәрәҗәдән артмаска тиеш дип саный. Алар шулай ук кеше организмына файдалы минераль элементларның сакланып калуын да ачыклады. Һәркайсы 3 мең литр сыешлы автоматларга тутырылгач та ультрашәмәхә лампалары һәм озонатор ярдәмендә зарарсызландыру һәм циркуляция үтеп, су даими рәвештә үз халәтендә саклана.

–Автомат булгач, димәк, алардан куллану ысулы да бар. Өлкән яшьтәгеләр андагы инструкциядән файдалана алырлыкмы?

–Әйе, куллану тәртибе аңлаешлы итеп язылган. Аннары, “Инструкция” төймәсе бар – аңа бассаң, бу хакта сөйләп тә аңлатыла.

–Су алу уңайлымы? Теләсә нинди зурлыктагы савыт белән дә килсәң буламы?

–Су литрлап ага. Агу урыны иркен, нинди савыт өчен дә уңайлы.

–Хуш, инде соңгы сорау: бу суның бәясе күпме?

–1 литры – 4 сум. Әлбәттә инде, киләчәктә төрле акцияләр үткәрү дә каралган.

Әңгәмәдәш – Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев