Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайның оста бакчачысы Әлфия Хәлимовадан апрель аенда башкарыласы эшләр буенча төп киңәшләр

​​​​​​​Яз кояшы белән үсемлекләр генә түгел, халык та уяна. Тәрәзә төпләре инде төрле үсентеләр белән тулган. Тиздән тырма-көрәк тотып җир эшенә керешәчәкбез.

Агач-куакларны дәвалыйбыз

Язын бакчаны агач-куакларда кышлаган корткычлардан һәм чирләрдән арындырырга кирәк. Көн җылыту белән корткычлар куышларыннан чыга башлый. Һава температурасы даими рәвештә 5 градустан югарырак күтәрелгәч тә, җимеш бирә торган һәм декоратив агач-куакларның ботакларыннан алып күәсәләренә кадәр алатар, фуфанон, нитрофен, һич югы карбофос  белән эшкәртергә. Плодожорка, цеветоед кебек бөҗәкләр агач чәчәк атканда ук чәчәк эченә кереп калалар һәм җитлеккәнче җимешләрнең коелуына китерәләр.

Агачта көздән калган кипкән алмаларны да җыеп алырга кирәк, чөнки алар гөмбәчек һәм башка төрле авырулар чыганагы. Раек, скор, топаз препаратларын бөреләр ачылганчы сиптерергә. Составында бакыр булган препаратларны бөре ачылгач сиптерсәң, ул аларны яндыра. Мәсәлән, карлыган инде бөреләнде. Бу – профилактика.

Ә инде агач чирләсә, аны кичекмәстән дәваларга. Хәзер виногорадларда күгәрек авыруы күзәтелә. Бөре ачылганчы бакыр купоросы, ә яфрак яргач сезонга берничә тапкыр кукертле препаратлар белән эшкәртергә. Әгәр виноградны дәваламасаң, аның җимешләре ваклана, әчеләнә һәм ул тора-бара җимеш бирүдән туктый.

Һәр культураның үз даруы бар. Чирнең споралары җил белән күршедән күршегә күчә. Шуңа күрә агач-куакларны бергәләп эшкәртергә кирәк.

Туфракны туендырабыз

Җирдә туклыклы матдәләр калмаган, шуңа күрә аны ашларга кирәк. Азот – яшел масса, фосфор – чәчәк ату, калий – тамыр системасы үсеше өчен җавап бирә. 2 кв.метрга бер уч минераль ашлама сибәргә, ул кар суы белән туфракның уңдырышлы катламына үтеп керә. Ашлаганнан соң, үсемлекләр дә сәламәт булып үсә, яхшы уңыш бирә. Шулай ук микроэлементлар турында да онытмаска.

Су сибүнең дә җае бар

Су сибү – шулай ук авырткан тема. Күпләр агачка һәр көнне ярты чиләк су сибә. Бу микдардагы су нибары 1 см катламны чылата. Иң яхшысы сезонга 2-3 тапкыр бик яхшы итеп су сибәргә кирәк. 1,5-2 метрлы агачка 5-8 чиләк су таләп ителә.  Су читкә акмасын өчен,  агач тирәли туфракны өеп күтәртегез.

Кыш алдыннан агачларга, куакларга, аеруча ылыслыларга  күп итеп су сибәргә кирәк. Юкса, алар  язын көчсез уяначаклар. Туяның бер ягы саргайган икән, димәк аңа көзен җитәрлек су сипмәгәннәр.  Саклап калу өчен кичекмәстән җылы су  сибәргә.

Агач-куакларны кайчан утыртырга?

Алма, груша, карлыган, кура җиләге, бөрлегән, балан кебек вак төшле культураларны язын да, көзен дә утыртырга ярый. Ә менә  чия, слива, абрикос кебек эре һәм каты төшле культураларны көзен утыртырга киңәш ителми, чөнки аларның тамыры, кишер кебек аска турыга үсә, җир катканчы ян тамырлар җибәрергә өлгерми.

Декоратив культуралар

 Хәзер халык бакчасында яшелчә утыртмый, аны декоратив агач-куаклар, чәчәкләр белән бизи. Аларны майдан октябрьгә кадәр чәчәк ата, бер-берсенә тәңгәл килә торган итеп утыртырга була. Кайбер куаклар чәчәк атмаса да, төсле яфраклары белән бакчаны бизәп тора.

Берьеллык чәчәкләр күбрәк игътибар һәм көч сорый. Шуңа күрә күпьеллыкларга өстенлек бирү отышлы. Аларга сезонга 2-3 тапкыр гына  су сибәсең. 2-3 елдан үсемлекләрне бүлгәләргә мөмкин.

 

Сорау-җавап

Берничә ел элек груша агач сатып алган идек. Нигәдер ул җимеш бирми?

Алсу Сабирова

Груша,  черешня, абрикос, алыча, слива кебек агачларга серкәләндерүче кирәк, ягъни алар парсыз үскәндә җимеш бирә алмыйлар. Грушаның шул ягы яхшы, ул ел саен җимеш бирә, алма кебек ял итми. Грушаны ярым өлгергән килеш, әзрәк тәм керү белән җыярга. Алар ике көннән йомшый. Кышкы сортларны гына озак сакларга була. Иртә сортка соң өлгерә торганны ялгарга мөмкин.

Кызыксындырган сорауларны Әлфия Хәлимовга Инстаграмда (sadovnik_aznakaevo) туры эфирда бирергә һәм бакча карау буенча киңәшләр, барлык яңалыклар белән танышып барырга мөмкин. 

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев