Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларның колагына: яшел тәмләткечләрнең файдасы

Авитаминоз булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк.

Кинза ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы. Аңда каротин, аскорбин кислотасы, А, B1, В2, С һәм Р витаминнары күп. Кинза, күп ашаганда, ирләрнең җенси куәтен киметә, хатын-кызларның күрем циклын боза, йокысызлыкка китерә ала.

Кузгалак ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, бавырны чистарта, яраларны төзәтә, кан әйләнешен яхшырта. Төнәтмәсе эч китүдән, колит, энтероколиттан файдалы.

Бөтнек баш мие эшчәнлеген яхшырта, тынычландыра; үт суын куу, йогышсызландыру һәм кан тамырларын киңәйтү үзлеге бар. Халык медицинасында менструация вакытында авыртуны басу өчен, ютәл һәм сару кайнаудан файдаланыла. Күп кулланганда, ир-атларның җенси куәтен киметә, Йөкле хатын-кызларга зыянлы.

Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.

Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп, шуның белән ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Аңарда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.

Яшел тәмләткечләрне көненә бер бәйләм ашарга кирәк. Әмма аны берьюлы ашарга димәгән, көне буена һәр ашауда чи килеш кулланыгыз. Киптерелгән, консервланганнарында витаминнар бераз югала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев