Азнакайлыларга киңәшләр: кишер белән чөгендер органик ашламаларны яратмый
Тирес азотка бай, шуңа күрә яшелчәләргә йод тәме бирә.
Алай гына да түгел, алар кәкре-бөкре, кишер гадәти булмаган җирән, ә чөгендер ак тасмалы булып үсә, дип яза «Акчарлак» газетасы. Кишер белән чөгендер туфрак реакциясенә дә сизгер. Аларга нейтраль туфрак килешә. Аз кислоталы җирдә дә тамыразыкларның шикәре кими. Туфракның әчелеген известь белән нейтральләштереп була. Көздән әлеге җиргә 1 квадрат метрга 0,3-0,5 кг исәбеннән известь кертәләр. Шулай итеп, аны 6-8 елга бер мәртәбә ашлап торырга кирәк.
Яшелчәләр тамыразык өлгерткәндә (июль-август) нитроаммофоска белән туендырыгыз. Моның өчен 10 л суга 30-40 гр нитроаммофоска салып, рәт араларына сибегез. Шуннан соң ук чиста су да сибегез. Августта тамыразыкларны бор һәм марганецка бай микроашламалар белән ашлагыз. Аны шулай ук рәт араларына, 1 метр озынлыкка 2 л исәбеннән кертәләр (10 л суга берәр чәй кашыгы марганец һәм бор кислотасы). Ашлаганнан соң чиста су белән юдыралар.
Бор, марганец һәм башка микро, макроэлементларга агач көле дә бай. Аны шулай ук бер метр озынлыкка ярты стакан исәбеннән кертәләр.
Чөгендер тоз ярата. Вегетация чорында аны өч тапкыр ашларга кирәк. Беренче ике катта тозны рәт араларына сибәләр. Ә өченче тапкырда тоз эремәсе белән туендыралар. Моның өчен 10 л суга 1 аш кашыгы тоз салып, 1 квадрат метрга 5 л сибәләр.
Кишерне август ахырында бор кислотасы эремәсе белән сыйларга кирәк. 1 л кайнар суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салып, кабат 10 л су кушыгыз. Суынган эремәне кишергә сибәргә була.
Кайвакыт кишердән әче тәм килә. Бу аның кишер чебененнән сак-лану реакциясе. Әлеге әчелекне бетерергә һәм кишер чебененә
каршы көрәшергә тәмәке булыша. Аны кишерне беренче кат сирәкләгәч тә рәт араларына сибәргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев