Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларга җиләк-җимеш агачларын утырту буенча белгеч киңәшләре

Язын җиләк-җимеш агачларын ничек дөрес утыртырга? Үсентеләрне сайлаганда аеруча нәрсәгән игътибар итәргә? Аларны кайсы вакытта утыртсаң яхшырак? Әлеге һәм башка сорауларга “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” учреждениесенең  Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Любовь Занина җавап бирә.

Үсентеләрне безнең төбәккә махсуслаштырылган сортларны гына, махсус сату нокталарыннан яки питомниклардан сатып алырга кирәк. 

Әгәр бакчада 5 м, 4 м һәм 3 м биеклектәге төрле агачлар үссә, аларның арасы 6-9 метр булырга тиеш. Утырту өчен иң яхшы вариант – ике еллык агачлар.

Үсентеләрне кайсы вакытта утыртырга соң? Алма, груша һәм чия, слива кебек төшле культуралар язын мөмкин кадәр иртәрәк утыртыла, җиләк-җимеш куаклары үсентеләрен исә бөреләре күренә  башлагач та утырталар. Контейнерлардагы җиләк-җимеш агачларын һәм куакларны бөтен сезон дәвамында – апрель уртасыннан ноябрь уртасына кадәр утырталар. 

Алма һәм груша утырту өчен чокырның диаметры 1 метрдан, тирәнлеге 60 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Чия, слива, кара миләш, иргалар өчен диаметры 80 см һәм тирәнлеге 40 см булган чокыр әзерлиләр.

Чокыр төбенә органик ашламалар (тирес, черемә) һәм минераль ашламалар (азофоска, суперфосфат һ.б.) өстиләр, аннан соң туфракның уңдырышлы катламын салалар. Чокырның үзәгенә таяк куегыз, бу агачны бәйләр өчен кирәк. 

Үсентенең тамыр муентыгын күмәргә ярамый. Күпләр аны привика урыны белән бутый. Аның кайда урнашканын белү өчен, юеш чүпрәк белән агач кәүсәсе һәм тамыр башланган урынны сөртегез. Бер урында агач кәүсәсенең төсе үзгәрер: яшкелт төстән уд ачык-көрән әйләнә. Әлеге утын тамыр муентыгы дип атала. Утырткан вакытта ул җир өстеннән 3-6 см чыгып калсын. Туфрак “утыргач” ул җир белән тигезләшәчәк. Утыртканда үсентеләр тирәсендәге туфракны тыгызлыйлар һәм, һава торышының нинди булуына карамастан, яхшылап су сибәләр. 

Су сипкәннән соң, торф, компост яки яфрак салып куярга була. Үсентеләрне утыртып, 7-10 көн узганнан соң, тамыр үстерү өчен махсус препаратлар сибегез, үсентене тукландырыгыз. Эпин һәм циркон яхшы нәтиҗәләр бирә.

Беренче ике елда яшь агачлар күп игътибар таләп итә. Даими рәвештә су сибү, тукландыру, йомшарту һәм чүп үләннәренә каршы көрәш мөһим. Корылыклы вакытта су сикәннән соң җирне йомшарту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев