Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай миләшләре матур да, файдалы да

Көзен безнең Азнакай урамнарында миләш агачлары ут янып утыра.

Яфраклар арасыннан кызгылт сары җимешләре үзенә ымсындырып тора. Әче булса да, миләш файдалы матдәләргә бик бай. 100 грамм җимешендә 81 грамга кадәр С витамины, шулай ук В1, В2, В9, А, РР, токоферол, каротин, минераллар бар.

Файдалы үзлекләре:

Миләш җимешләрен эчәк инфекцияләрен дәвалауда, иммунитетны ныгытуда, организмда матдәләр алмашын, йөрәк эшчәнлеген яхшыртуда, холестеринны киметүдә кулланалар. Ул шулай ук сидек кудыру, эч йомшарту үзлекләренә дә ия. Салкын тигәндә, авитаминоз булганда миләш чәйләре һәм сиропларын эчү файдалы.

Зыяны:

Әмма ашказаны согы ачылыгы югары булганда, сидек куыгында таш кузгалганда, түбән кан басымлы кешеләргә, ашказаны һәм уникеле эчәктә җәрәхәт булганда, күптән түгел инфаркт яки инсульт кичергәндә, 3 яшькә кадәр балаларга аны кулланмаска киңәш ителә. Каны нык куе һәм тромблардан интегүчеләргә дә кызыл миләш кулланырга ярамый.

Ничек сакларга?

Витаминнар һәм минераллар саклансын өчен, миләш җимешләрен мичтә киптерергә яки суткычта катырырга кирәк. Файдалы матдәләр 6 айга кадәр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев