Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә киңәш: алмадан десерт

    Аны әзерләү өчен баллы алма сорты яхшырак.

    Алмаларны яхшылап югач, юка телемләп турыйбыз, тыгыз итеп табага тезәбез һәм өстенә шикәр комы, корица, лимон кислотасы сибәбез. 200 градус кызулыктагы мичтә 25 минут тотабыз һәм алгач, җиңелчә шикәр комы сибелгән пергамент кәгазьгә тезәбез һәм 2-3 көн коры урында киптерәбез. Бу тәмле десерт бүлмә температурасында пластик яки пыяла банкаларда саклана.

    Мондый десертны груша һәм сливадан да ясарга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: