Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр

Кайнар су белән лимонны пешекләп алсаң хуш ислерәк була.

Балык таралмасын өчен, ухага тозны баштан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сөрткәч, 20-30 минут тотарга кирәк.

Гриль, барбекюны суган яисә лимон ярдәмендә бик тиз чистартып була. Кызган грильгә урталай бүленгән суган яисә лимон ышкыгыз, алар янган майларны яхшы чистартачак.

Телевизор экраны өйдәге тузанны үзенә җыя. ЖК-телевизор экранын микрофибра салфетка белән сөртергә мөмкин. Моның өчен махсус салфеткалар да чыгаралар. Әгәр кул астында аларның берсе дә юк икән, кулга иске капрон оек киеп экранны сөртергә була. Гадәти экранлы телевизорны фланель чүпрәк белән сөртергә ярый. 1:1 исәбеннән аш серкәсенә су кушарга. Фланель чүпрәкне әлеге эремәгә манып алып, экранны сөртергә.
Болай чистартканнан соң, экранга озак тузан утырмый.

Киңәшләребез файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев