Азнакай бакчачыларына: кычыткан – яхшы ашлама
Күп кенә яшелчә-җимешләрә кычытканнан ясалган ашламаны ярата.
Ул бары кузаклы культураларга, сарымсак һәм суганга гына килешми.
Кычытканның яшь яфракларын җыеп, тыгызлап савытка тутырырга һәм су салып, 7-10 көн җылы урында яки кояшта болгаткалап торып ачытырга.
Үсемлекне тамырдан тукландыру өчен 1:10 исәбеннән су белән кушарга, өстән сипкәндә – 1:20 исәбеннән. Үсеш чорында һәм чәчәк атканда тамырга 0,5-1 литр исәбеннән айга 2-3 тапкыр сибәргә.
Кычыткан күп булганда, аны чабып киптерергә һәм яндырып, көлен сибәргә була.
Кычытканны аеруча кыяр ярата. Яшь кычыткан яфракларын ваклап турап, су салырга. Кыяр утыртасы урынга чокыр ясап, чокырга кычыткан катнашмасын салырга, туфрак белән күмәргә һәм өстенә кыяр орлыгын төртергә.
Фитофторозга каршы да кычыткан төнәтмәсе белән көрәшергә мөмкин. Моның өчен 1 кг кычыткан яфракларына 10 литр су салып, җылы урында төнәтергә һәм үсемлекләргә сиптеререгә. Шулай ук кычытканны җиргә казып та туфракны фитофтороздан чистартып була, ди оста бакчачылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев