17 сәгать атнасы: дару үләне җыеп калыйк
Борынгы заманнардан ук безнең әби-бабайлар җәйнең 17 сәгать атнасын, ягъни дару үләннәренең иң файдалы чагын көтеп алган. Бу чорда җыелган үләннәр файдалы, бик тә шифалы саналган. Хәзер дә шушы вакыт җитүен искәртеп, газета укучыларыбызга шәһәрдәшебез Флера Сөнгатовадан алган киңәшләрне җиткерәбез.
–Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк, – ди ул. – Аларны автомобиль юлларына, завод-предприятиеләргә якын җирдән җыймаска кирәк. Белмәгән үсемлекләрне өзмәвең хәерле. Агулы булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасың икән, чәчәк аткан чорда җыярга кирәк. Яфракларын чәчәк атыр алдыннан җыю яхшырак. Ә тамырларын көз көне, үсемлек шиңгәч җыялар. Үсемлекнең җир өсте өлешен көн коры булганда чәчәк ату чорында җыярга киңәш итәр идем. Орлыкларын, җимешләрен тәмам өлгереп җиткәч җыеп киптерү файдалы булыр.Сары мәтрүшкә (зверобой) зарарлы микробларны бетерә. Элекке заманнарда бу үләнне 99 чиргә дәва дип йөрткәннәр.
Көтүче сумкасының җимеше көтүчеләр асып йөри торган сумкага охшаган. Исеме шуннан килеп чыккан. Канны туктата, яраны төзәтә.
Сукыр кычыткан тынычландыргыч чара буларак кулланыла, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Сүз уңаеннан, медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Дөньяга танылган табиб Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында язып калдырган. Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев