Бүген Азнакайда район эшмәкәрләре катнашында очрашулар уза
ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов һәм “иҗтимагый процедуралар үзәге” АКО проектлары җитәкчесе Дина Исхакова Азнакай районына эшлекле сәфәр белән килде.
Мондый очрашулар Татарстан Республикасының барлык районнарында һәр ай саен уза.
«Юридик ярдәм күрсәтү, эшкуарлык эшчәнлегендә ярдәм күрсәтү өчен, эшчәнлек хакында сораштыру өчен чыгабыз. Эшмәкәрләрнең эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле рәвештә нинди проблемалар барлыгын ачыклыйбыз» – ди иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов.
Кунаклар районның эшкуарлар Советы Рәисе Әнвәр Җиһангиров озатуында «Азнакай» сәнәгать паркы резидентлары белән таныштылар. «Спецмаш» заводында булып, андагы мөмкинлекүлләрне күрделәр, эш процесслары, көн кадагында булган мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар белән таныштылар.
«Фривей» автотранспорт предприятиесе базасында эшмәкәрләр катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә эшчәнлектә гамәлгә ашырыла торган программалар, эш урыннары булдыру мәсьәләсе хакында фикерләр яңгырады. Эшмәкәрләрнең һәрбер гозере, тәкъдиме тыңланды һәм игътибарга алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев