Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭШКӘ УРНАШУ

Эш бирүчеләр белән киңәшмә узды

10 ноябрьдә Мәдәни үзәктә мәшгульлек үзәге оештырган «Кеше ресурсы: мәсьәләләр, трендлар» темасына киңәшмә үткәрелде.

Очрашуда район оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Биредә эш бирүчеләр кадрлар җитмәү мәсьәләсе хакында чыгышлар ясадылар, хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

— Бүген район оешма-предприятиеләренә эшче куллар җитми. Без бу юнәлештә бергә эшләргә тиешбез. Профориентлаштыру эшләрен көчәйтергә, ата-аналар белән күбрәк очрашырга кирәк, чөнки балалар әти-әниләрен тыңлыйлар. Аларга бүгенге көндә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зуррак булуын аңлатырга тиешбез. Шулай ук җитәкчегә дә күп әйбер бәйле: әгәр үз предприятиесен кайгырта икән, ул кадрлар белән шөгыльләнәчәк — мәктәпкә дә барачак, техникумнар белән дә эшлиячәк, яшьләр белән дә очрашачак, төрле характердагы стимуллаштыру чараларын да күрәчәк, — дип сөйләде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев