Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Омикрон. Аны ничек йоктырмаска?

Хәзер бөтен кеше телендә шул “омикрон”.

Анысы ничек йога да һәм аннан ничекләр генә сакланырга соң? Газета аша белгечләр аңлатмасын бирсәгез иде.

Әминә Гайсина

Газета укучыбызның гозерен Роспотребнадзорның территориаль идарәсенә юлладык. Түбәндә аннан килгән язманы урнаштырабыз.

– Роспотребнадзор соңгы вакытта дөнья буйлап җәелгән “омикрон” штаммын даими күзәтү астында тотып, аның фәнни һәм практик якларын анлизлый. Әйтергә кирәк, бу хакта яңадан-яңа мәгълүматлар туплана тора. Аларны сорау-җавап рәвешендә барлап узыйк.

Башка штаммнардан ул ни белән аерыла соң?

Беренчедән, инкубация чорының бик кыска булуы белән. Коронавирусның әлегәчә булганында ул уртача 6-8 көн тәшкил итсә, монысыныкы нибары 2-5 көн. “Омикрон” эләккән кешедән ул башкаларга әлегәчә булган “дельта”дан 7 тапкырга тизрәк йога. Вирус беренче тәүлектә үк тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра.

Вакцина ясатканнар яки коронавирус белән чирләгәннәр дә аның белән авырырга мөмкинме?

Алар да “омикрон” йоктырырга мөмкин. Әмма аларда ул гадәттәге салкын тию кебек, бары тик берникадәр температура күтәрелеп, ОРВИ билгеләре белән, җиңел үтә.

Ул нинди мохиттә тизрәк җәелә?

Иммунитеты начар булганнар арасында.

Кемнәргә аеруча куркыныч тудыра?

Хроник авырулары булган, иммунитеты сакланмаган өлкән яшьтәгеләргә. Башка штаммнар белән чагыштырганда, аның балаларга йогуы күпләп күзәтелә. Чит илләрдәге статистика шуны күрсәтә.

“Омикрон”ны юып, чистартып кына бетереп буламы?

Тирә-як мөхиттә, әйбер өслекләрендә аны гадәти дезинфекция чаралары белән юк итәргә мөмкин.

Ул ничек йога, үзенчәлеге нидә?

Башка штаммнарныкы кебек үк авыз куышлыгы, борын аша һава-сулыш юлы белән.

Аны кайда йоктырырга мөмкин?

Кеше күп булган бина эчендә.

Роспотребнадзор шуны искәртә: гади генә гигиена таләпләрен төгәл үтәсәк, ягъни кулларны ешрак юып торсак, маскалардан йөрсәк, антисептиклардан куллансак, чиратларда, кеше күп җирдә тиешле аралыкны сакласак, әлбәттә, чир йоктыру куркынычы бермә-бер кимер. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев