Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Бер-беребезгә терәк булыйк

Санитар-эпидемиология комиссиясенең чираттагы утырышын аның рәисе, район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять азнакайлыларны тагын да берләштерде. Җирлегебездә волонтерлар көннән-көн артып, тагын да активлаша баралар. Алар шәһәрдә һәм авылларда яшәүче өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, кирәк-ярак китерәләр, башка гозерләрендә ярдәм итәләр. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бу категориягә кергән райондашлар 8.00-17.00 сәгатьләрдә 7-19-04 (социаль яклау бүлеге) һәм 7-22-74 телефоннары аша волонтерларга мөрәҗәгать итә алалар. Алар алдан шалтыратып, кемлеген әйтеп кенә киләчәк. Бу мошенниклардан саклану чарасы. Авылларда исә биләмә башлыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Районда барлык төр мәдәни, спорт, башка массакүләм чаралар туктатылды. Кафе-ашханәләрдә бернинди җыелып утырулар булмаска тиеш, әлеге таләп үтәлмәгәндә, хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.

Күпчелек оешма-предприятиеләрдә кизү торулар оештырылып, хезмәткәрләр вакытлыча ялга җибәрелде яки дистанцион эшләүгә күчерелде. Балалар бакчалары әлегә эшли.

Бу чорда санитария-гигиена таләпләренең катгый үтәлергә тиешлеге халыкка даими аңлатып торыла. Сүз дә юк, һәркайсыбыз үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге хакында кайгыртырга тиеш. Аптекаларга инфекциядән саклану чаралары кайтып тора, бетеп тора. Чиратлар, каударланулар юк. Тиешле дарулар булмаганда, аларның аналогларын тәкъдим итәләр. Дөрес, битлекләргә кытлык бар. Алар

белән тәэмин итүдә волонтерлар, җирлегебездәге шәхси эшмәкәрләр, тегү осталары да соңгы вакытта нык кына активлашып китте.

Чит илләрдән кайтучыларның карантин үтүе Роспотребнадзорның территориаль бүлеге контролендә. Моңа бик җаваплы карарга кирәк, таләпне бозучыларга дәүләт тарафыннан җәза чаралары каралган. Шундыйлар булуын белсәгез, бу хакта 9-36-01, 7-14-80, 9-30-83 телефоннары аша, 7-20-01 бердәм диспетчер хезмәтенә җиткерүегез сорала.

Ата-аналардан мәктәп балаларын урамда йөрүен тыю сорала. Бу әһәмиятле чорда җаваплылык һәм балаларга игътибар аеруча кирәк.

Вирус афәтеннән скалануның иң яхшы чарасы – өйдә утыру. Урамнарда да, мәчетләрдән дә махсус тавыш җайланмалары аша халыкка шул хакта аңлату, кисәтү алып барыла.

–Районда хәл тотрыклы, барысы да ныклы күзәтү-контрольдә, бернинди коткыга бирелергә кирәкми, – диде утырышны йомгаклап Марсель Зөфәр улы. – Азык-төлек белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җиң сызганып кыр эшләренә керештеләр. Катлаулы, җаваплы чорда бер-берләребезгә терәк-таяныч, бердәм булыйк, авырлыкларны бергәләп җиңик!

 

Битлекләр тегүдә ярдәм итәргә теләге булганнарның 7-37-20 телефоны аша (район башкарма комитетының икътисад бүлегенә) хәбәр бирүләрен көтәбез. Үзегез аңлыйсыз, килеп туган хәл барыбызга да битлектән йөрүне таләп итә. Алар белән тәэмин итүдә булдыра алган, мөмкинлеге булган райондашларыбызның ярдәме кирәк. Битлек ясау өчен чимал бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев