Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакай кибетләре азык-төлек белән тулы, ажиотажны үзебез тудырабыз

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә кибетләрдә халыкның күпләп азык-төлек, көнкүреш товарлары алулары хакында төрле сүзләр йөри. Без дә Азнакай шәһәрендә бу нисбәттән хәлләрнең ничек торышы белән кызыксынып, кибетләрдә йөреп кайттык.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә кибетләрдә халыкның күпләп азык-төлек, көнкүреш товарлары алулары хакында төрле сүзләр йөри. Без дә Азнакай шәһәрендә бу нисбәттән хәлләрнең ничек торышы белән кызыксынып, кибетләрдә йөреп кайттык. Юк, бернинди дефицит та күрмәдек без аларда. Көн дә кирәкле сөте, мае, ипи, он, ярмалар – барысы да төрле ассортиментта, киштәләр туп- тулы. Дөрес, халык электәгедән бераз гына күбрәк кебек, әмма су буе чиратлар юк. Бары тик күпләп сату складында гына бераз машина җыелган. Монда капчыклап шикәр комы алучы берничә кеше күренә. Үзен Мәҗит Хафизов дип таныштырган шәһәрдәшебез:

– Җиләк-җимеш чорына шушы вакытта ала торган идек, алай коронавирус афәтеннән куркып түгел, – диде.

Кибет хуҗалары киштәләргә куелганнан тыш та азык-төлек запасы әле 2-3 айга җитәрлек булуын әйтә. Бәяләр 1-2 ай элек ничек булса – шул ук.

Кыскасы, интернет челтәрләрендә йөргән имеш-мимеш, ялган сүзләргә ышанмыйк, җәмәгать, дөньяда килеп туган вакытлыча хәлдән кайбер намуссыз сәүдәгәрләргә башкалар хисабына баеп калырга ирек куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев