Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен азнакайлыларга штраф күләмнәре турында белгергә зарур

Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ - Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. 1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны...

Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ - Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:

- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;

- вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;

- юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.

2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;

- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;

- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.

3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

- гражданнарга 5,0 мең сум;

- вазифаи затларга 50,0 мең сум;

- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.

Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).

http://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/801362.htm сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен азнакайлыларга штраф күләмнәре турында белгергә зарур