Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

“Урман утырту көне”нә Азнакайда 200 мең агач үсентесе әзерләнгән

Үзең белән чиләк, көрәк алып килү сорала.

27 апрель көнне районда агач утырту буенча бик күп чаралар оештырыла. Әлеге максатткан җирлегебезгә 200 мең төп агач үсентесе кайтарылган.

Иртәгә Мачаклыбашка барганда сул якта кала торган территориягә агач утырту планлаштырыла. Администрация яныннан 7.30 сәгатьтә автобус китә, теләге булганнар шунда килә ала.

Авыл җирлекләре башлыклары Татшуган авылындагы Ак тау итәгенә агач утыртуда катнашачаклар.

Мәсгут авыл җирлегендә агач утыртуны, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев башлангычы белән, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге оештыра.

Әлеге игелекле акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк.

Үзең белән чиләк, көрәк алып килү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев