Россиядә хосусый урманнар барлыкка килергә мөмкин
21.12.2016 2016 елның 20 декабрендә Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында урман хуҗалыгын интенсификацияләү контекстында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнардан файдалануны хокукый җайга салу мәсьәләсе әһәмиятле темага әверелде. Авыл хуҗалыгы җирләрендәге урманнар проблемасы беренче карашка гына җиңел кебек күренә. Бүгенге көндә Россиядә урман басып киткән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы,...
21.12.2016
2016 елның 20 декабрендә Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында урман хуҗалыгын интенсификацияләү контекстында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнардан файдалануны хокукый җайга салу мәсьәләсе әһәмиятле темага әверелде.
Авыл хуҗалыгы җирләрендәге урманнар проблемасы беренче карашка гына җиңел кебек күренә. Бүгенге көндә Россиядә урман басып киткән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы, төрле бәяләүләр буенча, 30 миллион гектардан алып 70 миллион гектарга кадәр тәшкил итә. 2010 елга карата ташландык сөрүлек җирләренең мәйданы гына да 31,6 миллион гектарга җиткән. Кагыйдә буларак, мондый чирләр чагыштырмача зур уңдырышлы һәм транспорт ягыннан караганда файдалану мөмкинлеге зуррак.
Чирек гасырдан артык файдаланмаганга күрә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бу җирләр агач-куаклар белән капланган, күп очракларда аларда тулы урман формалашкан.
"Кайтарып булмаучанлыкның беренче баскычын без инде үттек, ул вакытта әле бу җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтарырга була иде, аларны яңадан үзләштерүнең икътисад ягыннан мәгънәсе бар иде. Хәзер, үсеп киткән утыртмаларны исәпкә алып, бу инде икътисади яктан караганда табышлы булмый башлады. Моннан тыш, без кайтарып булмаучанлыкның икенче баскычына якынлашабыз, бу очракта биредә урман хуҗалыгы чаралары ярдәмендә югары продуктлы, максатчан билгеләнештәге утыртмаларны формалаштыру мөһим", - дип үзенең фәнни фикерен белдерде РАН Урман белеме институты директоры Андрей Сирин.
Шунысы мөһим, гамәлдәге законнар буенча, бу җирләрдә урман хуҗалыгын алып бару һәм товар агачын алу законлы түгел, авыл хуҗалыгы җирләренең хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәдә бу урманнар законсыз агач кисү объектларына һәм урман янгыннары барлыкка килү куркынычы булган зонага әверелә.
Юридик яктан караганда бу җирләр Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Әлеге территорияләрдә авыл хуҗалыгы алып барылмый, янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре тәэмин ителми. Ә бу җирләрне дәүләт урман фонды составына тапшыру яки авыл хуҗалыгы җирләрендә урман хуҗалыгын алып баруга рөхсәт итү аларда, Кытай һәм АКШтагы плантация урманнары аналогиясе буенча, югары табышлы плантация урманнарын үстерү мөмкинлеген бирер иде.
РАН Урман белеме институты белән WWF тарафыннан үткәрелгән уртак тикшеренүләрдән күренгәнчә, Ярославль өлкәсенең Углич районында авыл хуҗалыгы җирләренең 30%ы диярлек агач-куак үсемлекләре белән тулган, аның 15% артык өлеше - йомык булмаган, инде формалашып җиткән агачлар. Өстәмә рәвештә җирләрнең тагын 10% алып 20%ына кадәрге өлеше урман белән каплана башлау стадиясендә. Күп еллык тикшеренүләр Ярославль өлкәсенең Углич районындагы кара җирсез үзәк өчен типик булган урман үсү шартлары, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы торышы буенча үткәрелде.
РАН Урман белеме институты тарафыннан төбәк дәрәҗәсендә, картография белешмәләрен һәм космостан төшерелгән уртача һәм югары рөхсәтле материалларны анализлау нигезендә, җир өсте нокталары челтәрләрен төзүне һәм җирне ерактан торып зонд белән тикшерүнең мультиспектраль белешмәләренә ике дәрәҗәле классификацияләүне үткәрүне кертеп, урман каплаган авыл хуҗалыгы җирләренең торышын бәяләү методикасы эшләнде.
Юридик мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкин булган чишелеш юллары булып авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман хуҗалыгын алып баруга рөхсәт итә торган агач белән капланган авыл хуҗалыгы җирләрен РФ субъектларының урманнар белән идарә итү органнары идарәлегенә тапшыру яки РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү тора. Андрей Сирин фикеренчә, бу хосусый урманнар барлыкка килүнең әһәмиятле прецендентын барлыкка китерәчәк, кагыйдәләрне эшләп, аларда урман хуҗалыгын алып баруны җайга салуны таләп итәчәк.
Нәтиҗәдә ясалма рәвештә утыртылган, югары табышлы интенсив урман хуҗалыгын алып бару мөмкинлеген биреп кенә калмыйча, инфраструктура проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә юкка чыга барган урман җирләрен тулыландыручы, югары продуктлы урманнар барлыкка килер иде. Ләкин авыл хуҗалыгы җирләрендәге урманнар мәсьәләсен хәл итүне бу җирләр өчен җаваплы булган ведомствоның позициясе тоткарлый.
"Рослесхозга җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеге өчен борчылучы гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Күп җирләрдә, шул исәптән урманнары җитәрлек булмаган һәм катлаулы экологик торышлы төбәкләрдә урманнар үсеп чыга, ләкин алар тиешенчә тәрбияләнми, шул исәптән янгынга каршы чаралар белән тәэмин ителми. Хәзерге вакытта җирдән файдаланучыларның җир кишәрлегеннән сыйфатлы файдалану сыйфатында законлы нигезләрдә урман үстерү хокукы юк. Мондый җирләрдә урманнар үстерү төбәкләрнең гомуми экологик торышына уңай тәссир итәчәк", - ди Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнардан файдалану һәм аларны үстерү идарәсе башлыгы Михаил Доронин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев