Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Республикада “Экология” милли проекты тормышка ашырыла

Татарстанда “Чиста ил” төбәк проекты кысаларында җирләрне торгызу буенча нәтиҗәле эш алып барыла.  

Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә 6 гектар мәйдандагы чүплекне рекультивацияләү эше төгәлләнгән. Шундый ук эшләр Түбән Кама районында да башкарылачак.  

Әлеге чүплекләрне юк иткәннән соң республикада яшәүче 800 мең кеше өчен экологик хәл яхшырачак.

Быел шулай ук Казанның Мамадыш трактындагы полигонда да рекультивацияләү эшләре башланачак. Мондагы 14,1 гектардагы полигон Казанның атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый.

Бүген Татарстанга федераль бюджеттан әлеге чараларны башкару өчен 890,6 миллион сум субсидия бүлеп бирү турында килешү имзаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев