Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Үрдәкләр нигә кышларга кала?

Республикада кыргый үрдәкләрнең кышларга калуы гадәти күренешкә әверелде.

Бу – ачык сулыкларның күп булуына бәйле, ди Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре. Үрдәкләрнең күбесе шәһәр тормышына күнеккән инде. Өстәвенә, ашатырга да ияләштергән булсалар, кыш якынлашканда җылы якларга китәргә ашыкмыйлар. Аларга кышны исән-сау чыгарга боз катмаган сулыклар да җитә. Үрдәкләр кыш көне туңмый! Аларның тән температурасы 42-43 градус тирәсе. Тән температурасы, калын май катламы һәм каурыйлары суыктан саклый. Үрдәкләрнең аяклары тәннәреннән салкынрак, бу тән җылысы югалуны киметә. Тән җылысын саклар өчен кошларның аякларын бөкләп озак кына боз өстендә утыру гадәте бар. Җылынырга теләгәндә алар бер аякта гына басып тора, икенчесен корсак каурыйлары арасына яшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев