Зәңгәр мәчет шәкерте Дамир әфәнде ярдәме белән махсус мәктәп укучылары кошларга ярдәм десанты оештырдылар.
Осталык дәресендә малайлар бик матур һәм уңайлы җимлекләр ясадылар.
Кошлар өчен әзерләнгән "ашханә"ләр мәчет янында урнашкан "Тарсус" паркында эленде.
Бу изге эш кошларга кышны исән-имин чыгарга ярдәм итә, ә балалар өчен рәхимлелек дәресе булып тора, ди Нәфис хәзрәт Хәкимов.
Җимлекләргә көнбагыш салып торырга онытмагыз, дуслар!
Кызыклы фото һәм видеоларны безнең социаль челтәрләрдә карагыз.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев