Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Каеннар арасында йөгерек сулы чишмә бар - ФОТО

Шушы көннәрдә  “Каенлык чишмәсе”н ачу тантанасы узды.

Шәһәребез читендәге каеннар арасында агып яткан халык арасында УТТ дип йөртелгән бу чишмә буе, суы бетеп, берничә еллар ташландык хәлдә ятты. Кайчандыр ял итүчеләр тавышыннан гөҗләп торган, туйлар, очрашулар үткән бу чишмәнең әнә шулай ятимә булып ятуы күпләрнең күңелен сызлаткандыр. Инде менә районыбызның оешма-предприятиеләре ярдәме белән ул кабаттан сулыш алып, тагын да йөгерек булып ага башлады. Аны яңартуда шәһәрнең ТОС җитәкчеләре, мәктәп укучылары да өмәләр үткәреп, үз өлешен кертте. 7 нче мәктәп аны үз шефлыгына алу турында тәкъдим белән чыкты. Әлбәттә, бу изге ният хупланды гына. Киләчәктә чишмәнең кайгыртучан кулларда булуына шикләнәсе юк.

Шушы көннәрдә  “Каенлык чишмәсе”н ачу тантанасы узды. Анда район җитәкчеләре, чишмәне төзекләндерүдә өлешен керткән коллектив вәкилләре, активистлар, волонтерлар, мәктәп укучылары  катнашты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев