Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Чишмәләрне волонтерлар кайгырта

Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә биология укытучысы Рәмзия Зарипова җитәкчелегендә 9 нчы А сыйныфы укучыларының "Яшә, чишмә!" волонтерлар отряды оештырылды. Укучылар 4 төркемгә бүленеп, Азнакай шәһәре һәм районының чишмәләре торышын тикшерделәр, аларны чистартып, тирә-якларын матурландырдылар. Ык буе территориаль идарәсе, "Роспотребнадзор" оешмасы, мәгариф идарәсе белгечләре, ата-аналар катнашында узган чарада алар башкарылган...

Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә биология укытучысы Рәмзия Зарипова җитәкчелегендә 9 нчы А сыйныфы укучыларының "Яшә, чишмә!" волонтерлар отряды оештырылды.

Укучылар 4 төркемгә бүленеп, Азнакай шәһәре һәм районының чишмәләре торышын тикшерделәр, аларны чистартып, тирә-якларын матурландырдылар. Ык буе территориаль идарәсе, "Роспотребнадзор" оешмасы, мәгариф идарәсе белгечләре, ата-аналар катнашында узган чарада алар башкарылган эшләрен тәкъдим иттеләр.

- Туган ягыбызга мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш менә шундый гади генә эшләрдән башлана. Чишмәләр - ул яшәү чыганыгы, аларные чистарту, тәртиптә тоту - һәркемнең изгше бурычы, минемчә, - диде проект җитәкчесе, 2016 һәм 2017 елларда "Укытучы-мастер" гранты иясе Рәмзия Зарипова.

Укытучы-эксперт Валентина Гагина чараны уңай бәяләп, күркәм башлангычның дәвамлы булуын теләде. Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева волонтерларга һәм проект җитәкчесенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Директорыбыз Зөлфия Гыйләҗева мәктәптә алга таба экологик эш юнәлешен тагын да көчәйтәчәгебезне әйтте.

Фирүзә Кашапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чишмәләрне волонтерлар кайгырта