Чишмәләр җыры тынмасын
Мәнәвез – чишмәләргә аеруча бай як.
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, уч тутырып су эчсәң, тәнгә җиңеллек иңә. Күрәсең, шуңадыр, кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эшләрдән саналган. Шөкер, бүген, һәр йортка су үткәрелгән заманда да, чишмәләребезгә игътибар һәм ихтирам кимеми.
Мәнәвез – чишмәләргә аеруча бай як. Иң тәмле сулысы – “Таш урта” чишмәседер, мөгаен. Аны авылдашыбыз Мөнир Әхмәдишин ел әйләнә карап, төзекләндереп тора. Быел авылдашлар белән киңәшләшеп, чишмәгә 70 метр яңа торба суздык. Әлеге эштә башлап йөрүче район җитәкчелегенә, авыл активистларына, 9 нчы һәм 11 нче ТОС рәисләренә аеруча рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Хәзер чишмәбез ерактан балкып тора, авылдашларга рәхмәт әйтеп, көне-төне челтери. Табигатьнең әнә шул искитмәле кадерле бүләген саклап, тирәюнен пычратмасак иде.
Фаяз Сәлахов,
10 нчы территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев