Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Быел Азнакайда 95 гектар мәйданда агач утыртылачак

Татарстан Республикасында агач утырту сезонының иң кызган мәле.  

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 12 маена урман торгызу эшләре 2163 га мәйданда башкарылган.

Быел республикада «Экология» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак.

Моның белән беррәттән башка чаралар да үткәрелә. Мисал өчен, быел 1554 га мәйданда яр буйларын ныгыту эшләре башкарылган, 2225 га мәйданда урман культуралары тулыландырылган, питомникларга орлыклар чәчелгән.  

Азнакайда да бу уңайдан күләмле эшләр башкарыла. Быел барлыгы 95 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылачак. Аларның күпчелеген каен, имән, нарат агачлары тәшкил итә. Үсентеләрнең барысы да үзебезнең урманчылык питомнигында үстерелгән.

Яр буйларын, тау битләрен ныгыту максатыннан Урманай авылы янәшәсендә 15 гектар мәйданда агач утырту каралган. 

Шәһәрдәнең Монолит микрорайонында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылып, 550 төп юкә агачы үсентесе дә утырттылар.

 Акцияне оештыручы – 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.

- Узган ел Ютазы тракты урамына агачлар утырткан идек, быел балалар мәйданчыгы тирәсен  төзекләндерергә булдык. Безнең башлангычны хуплап, шимбә өмәләрендә, агач утырту акцияләрендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт, - ди Нурия Касыйм кызы. – Үсентеләр белән тәэмин иткән Азнакай урман хуҗалыгына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев