Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайда үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып барыла

Балаларга табигать турында: «Чатыр тау» тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як табигате белән таныштырдылар.

Азнакайда әлеге эш кысаларында, ведомство белгечләре тарафыннан 15 нче «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чара уздырылды. «Чатыр тау» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларны күчмә кошлар, бөҗәкләрнең төрлелеге, аларның үзенчәлекләре һәм яшәү тирәлеге белән таныштырдылар, шулай ук урманда һәм елгалар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында балалар «Бөҗәкләр илендә» күргәзмәсендә катнашып, ташландык материаллардан рәсемнәр һәм эшләнмәләр ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да «Хайваннар һәм үсемлекләрнең серләре» китабын бүләк итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев