Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайда 20 мең төп агач утыртылды

Бүген Азнакайда “Урман утырту көне” акциясе кысаларында 20 мең төп чыршы һәм каен үсентеләре утыртылды.

Бүген Азнакайда “Урман утырту көне” акциясе кысаларында 20 мең төп чыршы һәм каен үсентеләре утыртылды.

Сабантуй мәйданы артында, Күчкәйтау, татар зираты кырында, Монолит микрорайонында әзерләнгән урыннарга агач утыртып, урман хуҗалыгы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, экологлар, укучылар, яшьләр тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр.

– Нарат үсентеләрен Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән алып кайттык, аларның үсеп китү мөмкинлеге йөз процентка кадәр. Каен үсентесен үзебезнең теплицада үстердек. Быел 20 мең төп үсенте алсак, киләсе елга әлеге санны 50 мең төпкә җиткерергә уйлап торабаз. Агымдагы елда 61 гектар мәйданда агач үсентесе утыртуны планлаштырабыз. , – ди “Азнакай урман хуҗалыгы” җитәкчесе Эдуард Чикуров.

Бу хакта тулырак – газетабызның киләсе саннарында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев