Татарстанда игълан ителгән махсус акция кысаларында Азнакай районында да урман полосалары сизелерлек артты.
(14 май, Азнакай, “Маяк”, Энҗе Галәветдинова) Җомга көнне Яңа юл микрорайоны территориясендә чын-чынлап эш кайнады.

Биредә район җитәкчелеге, оешма-предприятие хезмәткәрләре 6 гектар мәйданда нарат үсентеләрен утыртуда катнаштылар.
– Әлеге акциянең максаты – урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны табигатьне саклау проблемаларына юнәлтү дә. Яшеллек беркайчан да артык булмый: тирә-юнебезнең экологик хәле агач күбрәк булган саен яхшыра, – дип сөйләде “Азнакай урманчылыгы” җитәкчесе Эльвир Хаҗиев.
– Районыбыз урманнары барлыгы 46 мең гектардан артык мәйданны били. Агымдагы елда 70 гектарда агач утыртырга планлаштырабыз. Бүгенгә эшнең 60 проценты башкарылган дияргә була. Үсентеләр исә Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтарылды. Утыртылган агачларның һәрберсен баладай карап үстерәбез, агротехник чаралар кулланып, тәрбияләп торабыз, – диде ул.
«Урман утырту көне» акциясе кысаларында Азнакай районында быел 40 гектардан артык мәйданда агачлар утыртылды инде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев