Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай районы Мәнәвез авылында өмә үткәрделәр

Районыбызда тирә-юньне чистарту буенча икеайлык бара. Кая карама чистарыну эшләре гөрли. Чистарып калгач, һава да сафланып китә, яшеллектән күзләр иркәләнә. Әлеге игелекле эшкә ТОСлар да актив кушылды. Мәнәвез бистәсендә яшәүчеләр Мәчет территориясеннән олы юлга кадәр араны ялт иттереп чистартып та куйдылар.

—    Өмәгә бик теләп кушылдылар, карышып тормадылар, — ди ТОС җитәкчесе Мирхәтим Мәҗитов. — Бергә-бергә бик күп эшләр эшләнде. Өмәдә катнашучы һәммә кешегә зур рәхмәтлебез. Сау-сәламәт булып алга таба да шулай бердәм булып эшләргә язсын. Яшәгән җиребез чиста булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев