Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Зәңгәр мәчет төзекләндерүенә райондашларның ярдәме кирәк

Әле күптән түгел генә шәһәребезнең Зәңгәр мәчетен төзекләндерү турында карар кабул ителгән иде, инде менә нигезе тулысынча ясалган, диварлар күтәрелгән, әкрен генә түбә ябу эшләре дә алып барыла.

Проект уникаль. Ул заманча төзелеш алымнарын кулланып, түгәрәк манаралы үзенчәлекле бина булу куздә тотыла.
Биредә көнгә биш тапкыр азан яңгырый, балалар һәм олылар өчен берничә елдан бирле укулар уздырыла, шуның өстәвенә хатын-кызлар аерым төркемгә тупланып, укырга йөрергә теләк белдерәләр. Шуңа күрә дә мәчетне яңарту, зурайту бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк, дигән максаттан, фикердән чыгып, шушы изге эш башлап җибәрелде.
Мәчет төзелеше район халкы һәм биредә туып-үскән, бүгенгесе көндә читтә яшәүче кешеләр тарафыннан җыелган хәйрия акчасына алып барыла, өстәвенә, мәчеттә миллион сумга якын хәйрия акчасы да булган.
Шулай да әле бөтен уңайлыкларын булдырып, мәчет сафка бассын өчен халыкның тагын да зур тырышлыгы кирәк.

“Җылы идән, канализация, тәһарәтханә ясыйсы, су, электрүткәргечләр уздырасы, кирәкле аппаратура аласы, котеллар урнаштырасы... Мәчетне эшләтеп җибәрү өчен шушы һәм башка бик күп эшләрне башкарасы бар әле. Ә моның өчен күп кенә матди чыгым кирәк...-дип хәбәр итә Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов.- Мәчет төзелешенә тапшырылган сәдака акчалары “сәдака җария“ дип атала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, гадәти сәдака бирүчегә дөньялыкта 70 бәла ишеге ябылса, сәдака җария бирүчегә аның савабы ул бәндә үзе вафат булгач та килеп торыр. Андыйларның тормышын да, эшләрен дә Аллаһ Раббыбыз уң итәр, иншаллаһ.”


Мәчет төзү эшенә дин, милләт язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә кушылып, ул шәһәребезнең йөзек кашы булыр дигән теләктә калабыз. Дин йортын төзүдә катнашырга теләүчеләр өчен махсус банк счеты ачык. Теләге булган һәркем анда көченнән килгәнчә матди ярдәм җибәреп, үзеннән өлеш кертә ала.
Аның реквизитлары: расчет счеты – 40703810400740000041. Банк: Мәскәү шәһ. “ЗЕНИТ” (ПАО), БИК: 044525272, корр.счет: 30101810000000000272, ИНН: 1643010423, КПП: 164301001. Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте. Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең “Зәңгәр мәчете”. Адрес: Тукай ур., 2а, Татарстан Республикасы Азнакай ш. Белешмәләр өчен телефон: 8(85592) 5-54-45. Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев