Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Татшуганда изге Корбан олысы-кечесен җыйды

Изге Корбан бәйрәме Татшуган авылында бик матур узды, күңелләрдә җылы, онытылмас хәтирәләр калды.

Гадәттәгечә, ул көндә дә иртән авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырады.  Иртәнге намазларын укыганнан соң, халык мәчетебезгә Гает намазына җыелды. Вәгазьләр тыңлап, бер-берсен бәйрәм белән котлашып, изге теләкләрен җиткергәннән  соң, күмәк төстә гает намазы укылды. Яшьләрнең, балаларның әкрен генә дин юлына кереп баруы бик куанычлы. Өлкәннәр белән бергә яшьләр дә бик күп иде гает намазында. Көндез  70 ләп кеше белән Корбан мәҗлесе уздырылды. Ә аннан соң халык Мәдәният йорты янына бәйрәм уңаеннан оешттырылган Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар концертын карарга җыелды. Тирә-як авыллардан да килүчеләр күп иде. Шунда ук зур казанда барлык халык өчен корбан итеннән пылау пеште. Концерт та карады,тәмле пылау белән дә сыйланды килгән халык.  Авылдашларына шундый матур, онытылмаслык бәйрәм бүләк иткән бертуган Хәйруллиннар гаиләсенә, Татшуган авыл җирлеге идарәсенә, авылдашлары Мансур  Мөбәракшинга, имам Равил хәзрәткә  барысы да бик рәхмәтле иде. Татшуганлыларның  күңелендә бары бер теләк: дөньяларыбыз тыныч булсын да, бер-беребезне хөрмәт итеп, булганына шөкер итеп, булмаганын булдырырга тырышып, дини һәм милли йолаларыбызны үтәп, телебезне саклап, куанып яшәргә насыйп булсын алдагы елларда да! Әйе, әнә шулай бердәмлык, туганлык хисләре белән иманда яшәгәндә, яшәү дә җиңел, мәгънәле булыр, Аллаһы тәгалә дә миһербан-шәфкатеннән ташламас, иншаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев