Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәндәй мәчетендә Корбан ашы узды

Мәндәй авылы мәчетендә Корбан ашы узды.

 Аны уздыруда өлешләрен керткән Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчеләренә, идарәдә эшләүче кызларга, Әлфия апа Фәтхетдинова гаиләсенә, Гөлфия апа Шәфыйгуллинага, Насыйх хәзрәт белән Илгизә абыйстайга, Рәмилә апа гаиләсенә авылдашлар бик тә рәхмәтле. Алар матди яктан да, мәчет тирәсен җыештырып торуда да һәрчак булышлык күрсәтәләр.

Әле күптән түгел мәчетнең авылдашлар көче белән коридор ягын эшләп, ялт иттереп чыктылар. Илнур Гыйбадуллин, Зөлфәт Ризатдинов, Илнур Дәүләтшин, Фәнил Әхмәтов, Ильяс Латыйповка изге эшләре өчен Алланың рәхмәтләре яусын.

Шулай ук Мөнир Шәфыйгуллин, Азат Фәтхетдинов, Дамир Гәрәев абыйлар да мәчетебезгә һәрчак ярдәм кулларын сузалар.

Шулай бергә, бердәм булсак, авылыбыз да, мәчетебез дә яшәр.

Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев