Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәндәй авылы мәчетендә ифтар ашлары уза

Бу көннәрдә барлык мәчетләрдә ифтар ашлары уза.

Мәндәй авылы мәчетендә дә Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Гамбәр улы Шәфыйгуллин авылдашларны ифтар ашына җыйды.

“Өлкән буын сирәгәйгәннән-сирәгәя. Мондый изге чараларга яшьрәк әби-бабайларның йөрүе куандыра. Иман йортыбыздан шулай халык өзелмәсен. Барчабыз да исән-сау булып, ил-көннәрдә тынычлык урнашып, басу-кырлардан мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын”, – диде  ул.

Ел саен Илнур Нурмөхәммәт улы Гыйбадуллин да мәчеттә ифтар ашы уздыра.

“Шундый киң, якты күңелле авылдашларыбызга Аллаһы тәгалә рәхмәтен яудырсын”, – ди Насих хәзрәт Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев