Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бүген мөселманча Яңа ел башы

Бүген,19 июльдә, мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1445нче мөселман елы башлана.

Һиҗри календарь буенча ул Мөхәррәм аеның беренче көненә туры килә.

Мөхәррәм - тыелу ае. Бу айда мөселманнар бер-берсенә карата бик тә сабыр булырга, бозыклык кылмаска, начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Матур мөгамәләгә, күркәм холык, әдәп-әхлак, мөселманлык сыйфатларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки бу елның беренче ае ничек башланса, шулай үтә дигән ышаныч та бар.

Мөхәррәм аеның беренче ун көне аеруча мәрхәмәтле, хөрмәтле санала. 

Мөхәррәмнең унынчы көнендә - Гашура бәйрәме. Ул быел җомга, 28 июль көненә туры килә.

Әлеге көнне бөек Раббыбыз бу дөньяны, Адәмне яраткан, нәкъ бу көнне Адәм тәүбәсе кабул ителгән; Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган.Бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан; Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылганнар, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан; Юныс пәйгамбәр балык карыныннан исән-имин чыгып котылган; Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан; Озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан; Йосыф зинданнан чыккан; Сөләйман пәйгамбәр патша булган.

Шулай итеп, догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен, Гашура коне котлы вә шатлыклы бер көн булып исәпләнә.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да шушы бөек көннәрне тиешенчә итеп уразалар тотып, догалар кылып үткәрергә, әҗер-савапларга ирешергә насыйп итсен! Амин.

Азнакайның «Ак мәчет» имам - хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Галимов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев