Азнакайда мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс узды
"Маяк" редакциясенә "Никах үзәге"ннән Зәлинә Мостафина кунакка килде.
Ул хатын-кызлар өчен мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.
Чәчкә матур прическа ясаган кебек, яулыкларны да төрле ысул белән бәйләргә була. Иң беренче, хатын-кыз яулык бәйләр алдыннан чәчен җыеп куя. Аннан боне дип аталучы махсус баш киемен кия һәм өстеннән яулык бәйли. Яулыкның төсе эчтәге башлык белән килешле булырга тиеш.
– Төсләрен кешесенә карап билгелисең. Кемгә нинди төс килешә. Берәүгә ачык төсләр бара, икенчеләренә тоныграк төсләр. Бертөрлелек туйдырмасын өчен, кызларны яулыкны төрлечә бәйләргә өйрәтәсем, аның ничек кешенең тышкы кыяфәтен үзгәрткәнен, үзенчәлек өстәгәнен аңлатып, күрсәтеп китәсем килә, - ди Зәлинә Мостафина.
Ул яулыкны инәләрсез бәйләү ысуллары, аның нечкәлекләре белән дә таныштырып китте һәм аларны һәр кыз өйрәнә ала. Бары теләк кенә кирәк.
Үз эшенең остасы булган Зәлинә Мостафинаның җитез куллары белән тудырылган образлар гүзәл затларның күңеленә хуш килде. Чыннан да, бик матур һәм гади!
Сезнең өчен берничә ысулны әлеге видеода тупладык, рәхәтләнеп өйрәнегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев