Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда бүгеннән мәчетләр эшли башлады

Мәчетләргә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә ярый.

Әлеге уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгать белән чыкты.

“Бүгеннән Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына ачык ишекләр белән каршы алырга әзер. Сагынып көтеп алынган хәбәр бу! Татарстан мөселманнары, ниһаять, дин кардәшләре белән бергә, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен бертавыштан мәдхияләрен ирештерә алачак”, – диелә хәбәрдә. 

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, мәчетләргә килүче һәркем билгеле шартларны үтәргә тиеш.

– Аллаһ йортларына килүчеләрнең барысы да битлек һәм перчатка кияргә тиеш. Үзең белән шәхси намазлык та алып килү мөһим. Мәчеткә йөрүчеләрдән намаз вакытында шулай ук социаль аралыкны да саклау сорала, – ди район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев