Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мәчетләрендә ифтар ашлары үткәрелә

Узган атна ахырында районыбыз мөселманнары изге Рамазан  аена аяк бастылар.

Мәчетләребездә тәравих намазлары укыла, ифтар ашлары уздырыла. Мөселманнарда ифтарга табын әзерләп, ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Ифтар – изге Рамазан аенда  иң күркәм күренешләрнең берсе.

Шәһәребезнең Азнакай нуры мәчетендә дә Рамазан аеның беренче көненнән ифтар ашлары уздырыла.  Бу эштә җирле депутатлар, мәчет әхелләре, халык зур активлык күрсәтә. Ураза тотучылар өчен чираттагы ифтар мәҗлесен үткәрүдә 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова һәм 2 нче территориаль үзидарә рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова да зур өлешләрен керттеләр. Мул табыннар артына утырып, азнакайлылар бердәм булып авыз ачтылар. 

- Бик ямьле һәм җылы очрашу булды. Мәчет абыстайлары Сөмбел һәм Гөлсинә ханымнарга зур рәхмәт. Алар, үзләре дә ураза тотып, көн дәвамында ризыксыз-сусыз торуга карамастан, мәчеткә җыелучылар өчен көн саен тәмле  ризыклар әзерлиләр, -  ди Нурия Хаҗипова. 

Бүген мәчеттә төзелеш эшләре дә киң җәелдерелгән. Бирегә йөрүче мөселманнарыбыз өчен тәһарәтханә төзелеп килә. Эшләр инде тәмамлануга бара. Әмма чыгымнар да күп. Рамазан аенда мондый саваплы эшкә кушылып, үз өлешебезне кертергә омтылсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев