Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайлылар өчен июнь аенда дини истәлекле даталар

19 июнь – 1 нче Зөлхиҗҗә

27 июнь – 9 нчы Зөлхиҗҗә – Гарәфә көне

28 июнь – 10 нчы Зөлхиҗҗә – Корбан гаете

27 июнь – 1 июль – 9-13 Зөлхиҗҗә – Тәкъбир әт-Тәшрик көннәре

Корбан бәйрәме хаҗ тәмамланганда үткәрелә. Хаҗның соңгы көне гарәфә көне дип атала, чөнки шул көнне хаҗилар хаҗның иң соңгы һәм иң мөһим йоласы булган Гарәфә тавында басып тору йоласын үтиләр.

Гарәфә көне Зөлһиҗҗә аеның 9-ынчы көнендә үткәрелсә, аннан алдагы 8-нче көне “Тәрвия” көне дип атала. “Тәрвия” сүзе “уйлау, “фикерләү”, “су сибү” һәм “су әзерләү” дигән мәгънәсен аңлата.

Бу сүзнең мондый мәгънәләгә ия булуы хаҗ тарихы белән турыдан туры бәйле. Бу көндә хаҗилар Мина даласына чыгып, шунда тәлбия сүзләрен әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең исемен олыглап гыйбадәт кылалар. Элекке вакытта Мина даласына чыкканчы хаҗилар хаҗ тәмамланганчы үзләренә, атлана торган һәм корбанлык хайваннарга җитәрлек итеп сулар әзерләп йөргәннәр. Шуңа да бу көнне “тәрвия”, ягъни су әзерләү көне дип йөрткәннәр.

Икенче мәгънәгә, ягъни фикерләү мәгънәсенә карасак, монда төрле фаразлар бар. Кайбер галимнәр әйтүенчә, нәкъ 8-нче Зөлһиҗҗәнең төнендә Ибраһим галәйһиссәләм беренче тапкыр үзенең малаен Исмәгыйльне корбан итеп суйганын төшендә күргән. Шунда ул йокыдан торып, бу төш Алладанмы, шайтаннанмы дип уйга калган иде. Шуңа да бу көнне уйлау, фикерләу көне дип йөртә башлаганнар.

Башка фаразлауга күрә, бу көннең болай итеп аталуы Адәм галәйһиссәләм белән бәйле. Ул Кагъбәтулла төзүен Зөлһиҗҗә аеның 8-нче көндә тәмамлаган, эше беткәч бу изге гамәл өчен Аллаһы Тәгалә аңа нинди әҗер бирүе турында уйлый башлаган. Башка версия буенча, бу көндә ул үзе дә балалары да Кәгъбә төзелгәннән соң беренче тапкыр таваф кылганнар һәм Адәм галәйһиссәләмгә аның үзенең, балаларының, барча киләчәк буыннарның тәүбә китергән, ягъни үз гөнаһлары өчен үкенеп ихластан Алладан кичерүне сораган кешеләрнең гөнаһлар гафу ителүе турында илаһи хәбәр иңгән һәм бу сөенечле хәбәр алып, ул Алланың никадәр рәхимле һәм мәрхәмәтле булуы турында фикерли башлаган.

Кайберәүләрнең фаразлавы буенча, бу көннең “тәрвия” дип аталуы хаҗиларның бу көндә иртәгәсе гарәфә көнне Гарәфә тавында басып торганда нинди догалар һәм теләкләр белән Аллага мөрәҗәгат итәчәге турында уй-фикерләве белән бәйле.

Зөлһиҗҗә аеның 9-ынчы көне алда әйтеп киткәнчә хаҗ кылучылар өчен иң мөһим көн. Алар көн буе Гарәфәдә торып, дога һәм башка төрле гыйбадәтләр белән мәшгул булалар. Аларга юл авырлыгы аркасында ураза тотарга әмер ителмәсә дә, хаҗда булмаганнарга шушы көндә ураза тоту киңәш ителә. Хаҗга чыкмаган кеше хәтта Зөлһиҗҗәнең беренче көннән алып ураза тотса, саваплы була.

Нәкъ гарәфә көненең иртәнге намазаннан алып һәм Корбан бәйрәменең 4-нче көненең икенде намазына хәтле һәр фарыз намазыннан соң өчәр тапкыр тәкбир сүзләре әйтелә. Тәкбир сүзләре: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләлләһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд».

Имамыбыз Әбү Хәнифә хәзрәтләренең укучылары булган Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбәни фикере буенча, бу тәкбирләрне тәшрик көннәрендә әйтү һәр мөселманга вәҗиб (зарури) булып тора. Кеше юлдамы, өендәме, намазны ялгыз булыпмы, җәмәгат белән үтәсә дә бу тәкбирләрне әйтергә һәрхәлдә кирәк. Ирләр аларны кычкырып, хатыннар үз эченнән әйтәләр.

Тәкбир тәшрик әйтү тарихы Ибраһим белән Исмагыйл галәйһиссәләмнәр белән бәйле. Ибраһим галәйһиссәләм үз улын корбан итеп чалырга әмерен алгач, аны үтим диеп Исмәгыйльнең муенын кисәргә әзер булып торганда күктән Җәбраил фәрештә иңгән чакта “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр” дип кабатлады. Ибраһим галәйһиссәләм бу тавышны ишеткәч, башын күккә күтәрде һәм Җәбраил фәрештә җәннәттән сарыкны иңдерүен күрде. Исмәгыйль пәйгамбәр Җәбраил фәрештәнең “Аллаһу әкбәр” дигәннән соң “Лә иләһә илләллаһу, валлаһу әкбәр” дип әйтте. Шулай итеп шул көннәрдән алып мөселманнар корбан һәм тәшрик көннәрендә сөенечле хәбәр китерү белән бәйле булган бәйрәм тәкбирләрен әйтеп йөриләр.

Татар халкы корбан бәйрәменнән соң Зөлһиҗҗә ае тәмамланганчы корбан мәҗлесләрен үткәреп тора һәм шунда Коръән аятьләрен укыганнан соң шушы тәкбирләрне әйтеп торалар, хәтта башка айларда да никах, исем кушу, теләү мәҗлесләрен үткәргәндә тәкбирләрне әйтәләр. Әлбәттә бу гамәлне эшләү шәригать тарафыннан зарури булмаса да, тәкбир әйтүдә зарары да юк, бары савабы гына була.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев