Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә фронтка эчке киемнәр тегәләр

Безнең халык элек-электән үзенең бердәмлеге белән аерылып торган.

Украинада махсус операция башлангач, моның шулай булуына янә инандык. Солдат егетләребезгә кем генә, ничек кенә ярдәм итми икән?!

Бу көннәрдә Зәңгәр мәчеттә апаларыбыз берләшеп, ир-егетләргә эчке киемнәр тегү белән мәшгуль.

– Илебез өстенә килгән авырлыкларны ишетеп, күреп торабыз. Шуңа ярдәм чараларыннан берәү дә читтә калмаска тиеш. Нәфис хәзрәт белән киңәшләштек тә, шушы изге эшкә алынырга булдык. Мәчетебездә тегү машиналары бар, моңа кадәр балалар өчен тегү түгәрәге дә оештырган идек. Әлбәттә, бөтен эшебез халыктан килгән ярдәм белән башкарыла. Тукымалар, керешләр, җепләр алып киләләр. Акчалата ярдәм итәләр. Өйләренә алып китеп тегүчеләр дә бар. Шушында укыган балаларыбыз егетләргә хатлар яза, рәсемнәр ясый, аларны кием арасына куеп җибәрәбез. Туган яклардан килгән сәлам хатлары солдатларның күңелен җылытмый калмас, – ди Сирина ханым Сәхбетдинова.

Флера ханым Зарипованың ике кызы – Гөлнара белән Гөлназ да әлеге изге эштән читтә калмаган.

–  Барысын да балаларыбызга ярдәм булсын дип, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез. Оныклар да иярә, кулдан килгәнчә тырышабыз. Белгән һөнәрне яшереп калдырырга ярамый, файдабыз гына тисен.  Солдат егетләребез исән-сау булып, тизрәк туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсын дип догалар кылып тегәбез киемнәрне, – ди Флера апа.

Һәр көнне иртәнге сигездән башланган тегү эшләре кичкә кадәр дәвам итә. Тегүчеләрне пешекчеләр җылы ашлар белән сыйлый.

– Көн дәвамында тегү машинасыннан аерылмыйча, егетләребезгә җан җылыларын кушып кием теккән уңганнарыбызга шулай ашлар әзерлибез. Изге ният белән башкарылган эшнең файдасы гына булсын, – ди Мөслимә ханым Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев