Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы башлыгы Зәңгәр мәчеттә күчмә киңәшмә үткәрде

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Зәңгәр мәчеттә төзекләндерү эшләре буенча узган күчмә киңәшмәдә катнашты.

Төзелеш мәйданчыгында район руханилары, оешма җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар белән бергә эш барышы турында фикер алыштылар.

Зәңгәр мәчетнең имам-хатибы Нәфис хәзрәт Хәкимов башкарылган эшләр белән таныштырып, объект буенча экскурсия үткәрде.

Район башлыгы мәчет төзелешенә ярдәм итүче азнакайлыларның, иганәчеләрнең һәм битараф булмаган кешеләрнең керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте һәм барысын да тагын бер кат бу изге эштә катнашырга чакырды.

"Бу проектны тормышка ашырыр өчен барыбыздан да бердәмлек сорала. Бүген Зәңгәр мәчетне төзекләндерү - ул киләчәгебезгә инвестицияләү дигән сүз. Хәзер җәмгыять үсешенә үз өлешебезне кертәбез икән, димәк киләчәк буыннарыбыз өчен без мирас калдырабыз, тарихта эзебез калачак. Шуңа күрә бөтен көчебезне җәлләмичә шушы төзелешкә игътибарыбызны ныклап юнәлдерик", - дип мөрәҗәгать итте  Марсель Шәйдуллин.

"Мәчетне реконструкцияләү кызу темплар белән бара, яңартылган мәчет һичшиксез Азнакаебызның күркәм бизәге булачак. Бу 200 квадрат метрдан артык мәйданда 260 тан артык кешене сыйдырышлы түгәрәк манаралы Көнчыгыш стилендәге матур бина булачак", - дип сөйләде Нәфис хәзрәт.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бинаның эчке һәм фасад бизәлеше, территорияне төзекләндерү, инженерлык челтәрләренә тоташтыру буенча эшләр алып барыла. 2022 ел бәяләре буенча проект бер хакка бәяләнсә, хәзер төзелеш материаллары кыйммәтләнә, шуңа күрә күп матди чыгымнар таләп итәчәк.

"Зәңгәр мәчетне төзекләндерү инде дүртенче ел дәвам итә. Мондый зур күләмле эшне иганә белән башкару җиңел түгел. Шәһәр администрациясен дә, предприятие җитәкчеләрен дә җәлеп итәбез. Азнакайлылар үзләре акча һәм техника белән ярдәм итәләр, төзелеш материаллары алып киләләр, үзләре турыдан-туры бу эштә катнашалар. Һәр азнакайлы бу изге, уртак эшебездә чын күңелдән ярдәм итеп үзенең өлешен калдырырга тели», — ди Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев