Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай делегациясе “Ялчыгол укуларында” булып кайтты

Шушы көннәрдә Зәй районында күренекле галим, мәгърифәтче, дин әһеле, табиб, тарихчы, мөгаллим, шагыйрь, музыкант Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап уздырылган фәнни-гамәли конференциядә махсус чакыру буенча Азнакай районы Чалпы авылыннан бер төркем хәвәскәрләр булып кайтты.

Ялчыгол укуларында китапханәче Рәсимә Шәйхулова, Азнакай Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе, район мәчетләрендә укытучы Гөлшат абыстай Шәйхулова һәм Таҗетдин Ялчыголның нәселен дәвам итүче Әсгать Сәгъдиев катнашып, күренекле шәхесләр белән фикер алыштылар.

Таҗетдин Ялчыголның Азнакай районы Чалпы авылында туган булуын тарихчы, язучы Дамир Гарифуллин архивларда күп эзләнгәннән соң ачыклый. Шулай ук Чалпы авылы тарихы турындагы китапны әзерләгәндә Россия империясендә XVIII-XIX гасырларда үткән ревизия материалларын өйрәнү югарыда атап үткән шәхескә кагылышлы күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирде. Алар чыннан да Таҗетдин Ялчыголның Чалпыда туган булуын тулысынча раслады.

Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше булган. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертеп, тарих, әдәбият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган. «Тәварихы Болгария» – халкыбызның нәсел-нәсәбен гәүдәләндергән ядкәръ. Әдипнең икенче күренекле әсәре чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле «Рисаләи Газизә» татар халкын тәрбияләгән мирас булып тора.

Унынчы мәртәбә оештырылган Ялчыгол укулары Имәнлебаш авылына Таҗетдин Ялчыгол каберенә барып, аның рухына дога кылудан башланды. Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов; Татарстан язучылар Союзы рәисе ярдәмчесе, шагыйрь Рифат Җамал; әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов; язучы, драматург, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Рабит Батулла; археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; Татарстан Республикасының туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Рамиль Төхфәтуллин; Чалпы авыл китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова һәм Ялчыголның нәсел дәвамчысы Рәзилә Госманова чыгыш ясадылар.  Алар татар тормышы тарихында мөһим урын биләгән Т.Ялчыгол тормышының билгеле булмаган якларын, фәнни, дини, әдәби мирасының әһәмиятен ачтылар.

Бөек шәхесебезнең тормыш юлына, олы мирасына кызыксыну уятып, хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итеп һәр елны республикакүләм Ялчыгол укуларын оештырулары өчен Зәй халкына, хакимиятенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлшат Шәйхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев