31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай укучыларында Дәүләт Советына экскурсия зур тәэсирләр калдырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары каникулда Татарстан Республикасы парламентында - Дәүләт Советында экскурсиядә булдылар. Аның утырыш залларында, музеенда күп төрле мәгълүматлар алдылар. ТАССР оешуның 100 һәм ТР Конституциясенең 25 еллыкларына багышланган чара укучыларда зур тәэсирләр калдырды.
-
Азнакай укучысы «Гарри Поттер»ны тәрҗемә итешкән
Быел инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» әсәре татарчага тәрҗемә ителде. Әлеге эшне 13 укучы һәм студенттан торган волонтерлар төркеме башкарган. Алар арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Азат Якупов та бар. Ул инглиз теленнән өч бүлекне тәрҗемә иткән һәм китапның...
-
Актүбәдә яшәүче Валентина Павловна Севастьянова бүген үзенең 90 яшен билгеләп үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Тыл ветеранын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, башка җитәкчеләребез, балалары, якыннары, туганнары котлады. Фоторепортаж Г.А.Шакирзяновой. Пресс-служба Азнакаевского районнного Совета
-
Евдокия Калинина: “Гомерем буе “Маяк”ка тугры мин!”
Районыбызның хөрмәтле ветеран-укытучысы, җәмәгать активисты Евдокия Петровна игелек гамәлләре кылудан туктамый. Районыбызда чыгып килүче бердәнбер мәгълүмати-иҗтимагый басма - "Маяк" газетасын ул гомере буе үзе дә ала, күршеләрен, танышларын да аның белән таныштырып тора, редакциягә килеп фикер-тәкъдимнәре белән дә уртаклашып китә.