Азнакай авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнә
2016 елның июль-август айларында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу узачак. Районыбызда аңа әзерлек башланды инде. Бу нәүбәттән махсус комиссия төзелде. 1 сентябрьдән Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе шәхси секторларына 10 теркәүче чыгачак.