31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Алсу Әхмәдуллинаны әнисе һәм туганнары юбилее белән котлый
Митрәй авылында туып үскән, Азнакайда яшәүче кадерле кешебез Әхмәдуллина Алсу Әнвәр кызына 23 гыйнварда 50 яшь тулды. Без аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ул авыл хуҗалыгы идарәсендә баш хисапчы булып эшли. Киявебез Илшат белән улларының куанычын күреп яшәсеннәр. Эшендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Әнисе, туганнары
-
Азнакайда Хезмәтне саклау көненә әзерлек башланды - бәйге дә узачак
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышында бердәм Хезмәтне саклау көненә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Елдагыча, сәнәгать, авыл, торак-коммуналь хуҗалыклары, бюджет оешмалары командалары арасында әлеге уңайдан бәйге узачак. Быел бәйге "Кайда логика?" дигән телетапшыру форматында оештырыла. Сайлап алу турлары апрельдә үткәрелә, анда җиңүчеләр 18 апрельдә финалада очрашачак. Шулай ук...
-
Ленинград блокадасында катнашкан Азнакай ветераннарын район җитәкчелеге котлады
Азнакай районыннан Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 74 ел булды. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, Азнакай районын үстерүгә үз өлешен керткән...