30 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Үчәлле авылында Тәлгат Фатыховка истәлекле такта ачылды
Тантанада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхвәтуллина, Тәлгат ага үзе, аның хезмәттәшләре, энесе - "Чаян" юмор һәм сатира журналының элеккеге баш редакторы, танылган журналист Рәшит Зәкиев һәм шулай ук барлык авыл халкы катнашты. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.
-
Азнакайның Чалпы авылыннан Хәлил Хәлимов шахмат фигураларын үзе уеп эшләгән
Азнакай районының Чалпы авылында яшәүче Хәлил Хәлимов бильярд өстәлен үзе ясаган. Ә сез булдыра аласызмы? Әлеге уен өстәлен генә түгел, шахмат фигураларын да уеп эшләгән гаилә башлыгы. Кул эше остасы, күпләп терлек асраучы тырыш фермер Хәлил Хәлимов, өйдә ямьле мөһит тудыручы җәмәгате Айсылу ханым белән әңгәмәне газетабызда укыгыз.
-
Капиталь ремонттан соң Азнакай районы Уразай авылы мәдәният йорты ачылды
Азнакай районы Уразай авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты. Төзекләндерү нәтиҗәләре белән район җитәкчелеге танышты. Бирегә килгән авыл халкы, кайткан кунаклар да яңарган, яктырып киткән бүлмә-заллар белән сокланып туя алмады. Һәрчак гөрләп торган сәхнә дә "Бәйрәм бүген», диеп гүя, сөенә иде: район һәм авыл үзешчән сәнгать...
-
Азнакай шәһәренең 8 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе бәйрәм оештырды
Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә 8 нче территориаль иҗтимагый үзидарә бәйрәм үткәрде. Чәй табыны артында үзешчәннәребезнең җырларын тыңлый-тыңлый, әлеге территориягә караган өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, яңа өйләнешкән парлар, иң күп балалы гаиләләр бергәләп күңел ачтылар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен юллап, иҗтимагый тормышта актив катнашкан...